Районыбызда театр коллективларының “Кечкенә рольләр” дип аталган район смотр - конкурсы кысаларында, Кармыш мәдәният йорты узешчән театр коллективы Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” дигән моңсу комедиясен тамашачыга тәкъдим итте. Рольләрдә укытучылар Фирүзә Юнысова, Гөлия Гатина, Гөлия Габбасова,Фәүзия Шарапова, Гөлшат Шәмгунова,Гөлфинә Гайфуллина, баш рольдә Кармыш мәдәният йорты директоры Ильяс Мубирдин. Актерлар бик тырышып үз образларын тулысынча ачып бирделәр. Коллективның чыгышын тамашачылар акышларга күмде, ә жюри югары бәяләде.