12 февральдә якшәмбе көнне Лашман урта мәктәбе базасында ата – аналар рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачаклар

2017 елның 10 феврале, җомга

12 февральдә якшәмбе көнне Лашман урта мәктәбе базасында ата – аналар рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачаклар.
Бу акциядә һәр кеше катнаша ала, үзең белән гель ручка һәм паспорт кирәк булачак. Имтихан иртәнге сәгать 9да башлана.
Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, әлеге чараның төп максаты – әти – әниләрне Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру тәртибе белән таныштыру. Биремнәрне эшләп бетерү өчен 40 минут вакыт биреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International