12 февральдә якшәмбе көнне Лашман урта мәктәбе базасында ата – аналар рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар.
Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга теләк белдергән 10 ата-ана имтиханга керү, бланкаларны тутыру , биремнәрне ачу кебек бөтен нечкәлекләре белән таныштылар. Биремнәрне эшләп бетерү өчен 40 минут вакыт бирелде.