2017 елның 13 февралендә Чирмешән кадет мәктәп-интернатының 5-7 класс укучылары районның әтиләр Советы белән берлектә бассейнда ярышлар уздырды. Чара план нигезендә оештырылды, 25тән артык укучы катнашты.
Районның әтиләр Советы активистлары физкультура-сәламәтләндерү комплексында балалар белән теоретик дәресләр үткәрде, суда эстафета, туп белән уеннар оештырдылар.
Районның әтиләр Советы киләсе чараны - "Күңелле стартлар" уенын 27 февральдә уздырырга планлаштыра.