2017 елның 15 февралендә “Яшьләр ял итү үзәге”ндә мәктәп укучылары ил, республика, район тарихына кагылышлы сорауларга җавап эзләделәр. Әлеге интеллектуаль бәйгене “Кадровый резерв” республика проектында катнашучы Ленар Камалов оештырды.
“Яшьләрне патриотик тәрбияләү” дип аталучы интерактив белем бирү чарасында район үзәгенең 1нче һәм 2 нче мәктәпләре, кадетлар мәктәп-интернаты укучылары көч сынашты. Киеренке ярышта 2 нче мәктәп укучылары җиңде. Уенда истәлек бүләкләре алган командалар ахырдан бергәләп Россия гимнын башкардылар.