Чумачкадан Бадамшин Минебай Габдрахман улын 90 яшьлек юбилее белән Россия Президенты котлады

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Минебай Габдрахман улы кызы һәм кияве белән Әлмәт районы Нагорный авылында гомер итә.

Минебай Габдрахман улын юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Түбән Кармалка  авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин  котлады.

Рәмзия Шакировна юбилярга РФ Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын җиткерде, сәламәтлекле озын гомер теләп бүләк тапшырды.

Минебай Габдрахман улы Бөек Ватан сугышы ветераны, 7 ел Крымда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. Хатыны Минҗиһан белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Минебай Габдрахман улы пенсиягә чыкканчы, 45 ел  колхозда тракторчы булып эшли. Хәзер бабайның 15 оныгы һәм 17 оныкчыгы бар.

Минебай Габдрахман улы ил һәм район җитәкчеләренә, өлкәннәргә күрсәткән игътибарлары өчен, зур рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International