16 февральдә "Туган як җәүһәрләре" фестиваленең чираттагы этабы Лашманда узды. Сәхнәдә Лашман авыл мәдәният йорты һәм Әмир авыл клубы иҗат коллективлары чыгыш ясады. Концерт прграммасы җыр, биюләргә бай булды, тамашачылар үзешчәннәрнең чыгышларын җылы кабул иттеләр.