Чирмешән муниципаль районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы яхшы хәбәр белән башланып китте. Дүрт ел әбисе тәрбиясендә яшәгән малай әтисе гаиләсенә кайтарыла, Чирмешәнле С. ата хокукын кире торгызу өчен документлар әзерли.
Ә менә Түбән Кармалкадан Д.ны ана хокукыннан мәхрүм итү өчен документлар туплана. Балаларны гаиләдән алганнар да.
2012 елда бер гаиләгә тәрбиягә алынган малай үткән җәйдә хокук боза. Район суды карары белән, аның иреген 3 елга чиклиләр. Тик әти-әнисе тәрбия колониясендәге әлеге малай белән элемтәгә керә алмыйлар. Бу эштә аларга комиссия ярдәмгә килергә ышандырды.
Нурлат аграр техникумы филиалында укучы Лашман егете Р. 18 яшен берничә көн алданрак билгеләп үтәргә уйлаган, аны чүт кенә өлкәнрәк дуслары сыра белән сыйлаган. Егетләрне полиция хезмәткәрләре – потруль тоткарлаган.
Туган көн уздырган студент укырга йөрергә дә яратмый, айлар буе уку йортында күренми, күбрәк йокыны ярата икән. Р.га тиешле тәрбия бирмәгән өчен әнисенә карата административ эш ачылган, аңа штраф салынды. Р. дәресләргә йөрмәвен дәвам итсә, аңа уку йорты белән вакытыннан алда хушлашырга туры килер.
Дусларны да җавапка тарталар, аларның сырасы бик кыйммәткә төшә, 1500 сум акчалары штрафка китәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International