"Камская мозаика" Х Республика фестиваль-конкурсы

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Балалар сәнгать мәктәбенең яшь музыкантлары 18 февральдә Чистай шәһәрендә узган  "Камская мозаика" Х Республика фестиваль-конкурсында катнаштылар. Халык уен кораллары номинациясендә Михляев Никита (гитара) һәм Галимов Ильназ (баян) дипломант булдылар, Казакова Камиля (гитара) 3 дәрәҗә лауреат, Галәүтдинов Мансур (гитара) 2 дәрәҗә лауреат булдылар. Ансамбль башкаруы номинациясендә "Серебряные струны" ансамбле  дипломант исеме алды, "Фантазия" халык уен кораллары ансамблен 2 дәрәҗә Диплом белән бүләкләделәр. Укытучылары Г.С. Сәлахова һәм Ю.Г.Юриннарга рәхмәт хатлары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International