"Милли җанлы Бакый Урманче"

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

20 февральдә Чирмешәннең икенче санлы мәктәп укучылары белән Бакый Урманченың тууына 120 ел булу уңаеннан "Милли җанлы Бакый Урманче" дип аталган сәнгать сәгате булып узды. Бакый Урманче – татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты. Виртуаль китап ярдәмендә, китапханәче укучыларны татар халкының күренекле, мәшһүр рәссамының сәнгать өлкәсендә актив эшчәнлеген үз эченә алган иҗат юлы, рәссамның халыкка армый-талмый хезмәт итүе, тормыш юлы белән таныштырды. Кичәдә катнашучылар Бакый Урманченың иҗаты яктыртылган күргәзмә белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International