2017 елның 21 февралендә Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында тантаналы шартларда дипломнар тапшырдылар.
Бу көнне 343, 344, 335нче төркемнәрендә укыган "Пешекче. Кондитер", "Авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты", "Усадьба хуҗабикәсе" һөнәрләре үзләштергән студентлар диплом алдылар.
Матогина Антонина техникумны "5"ле билгеләренә генә тәмамлады. Тантанага әти-әниләр дә чакырулы иде.