21 нче февраль көнне Түбән Чегодай авылы мәдәният йортында, Чирмешән җирлегенә кергән Казанка һәм Түбән Чегодай авылы үзешчәннәренең, Чирмешәннең 285 еллык юбилеена багышланган смотр-концерты узды. Коллективлар быел аеруча тырышып, бик матур һәм эчтәлекле концерт күрсәттеләр. Җырлар, биюләр һәм нәфис сүз осталарының чыгышлары бер-берсе белән үрелеп барды. Концертта җирле үзидарә башлыгы Светлана Ганиева үзе дә катнашып, матур җырлар бүләк итте. Тамашачы аларның чыгышларын көчле алкышларга күмде.