ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев  Чирмешән районындагы төзелеш һәм ремонт эшләре белән танышты

2017 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

Район Советы утырышына килгән кунаклар район үзәгендәге үзгәртеп корылган “Ромашка“ балалар бакчасын да карадылар. 120 урынга исәпләнгән бина бер ел чамасы ремонтланды, эчке һәм тышкы як та яңарды. Биредә музыка-физкультура залы, методика, медицина, процедура кабинетлары, азык әзерләү блогы, кер юу урыны – бар да бар, яңа, матур, уңайлы.

Эш барышында, кирәк булгач, янкорма ясап, кухняны киңәйткәннәр. Кабинетларга өр-яңа мебель кайтарылган, видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре дә истә тотылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International