Яшьләрнең ял итү үзәгендә Ватан сакчысы көне уңаеннан кадет мәктәп-интернатының 9 класс укучылары белән "Q десант" исемле чара узды.
Укучылар ике төркемгә бүленеп көч сынашты. Командалар чит ил, татар, рус халык әкиятләреннән төзелгән ребуслар чиштеләр, фильмнарны музыкалары буенча танып белделәр. Кадетлар "Безнең оборона" һәм "Сугышсыз дөнья" темасын үзләре күзаллаганча ватманга төшерделәр.