"Хезмәткә һәм оборонага әзер"

2017 елның 26 феврале, якшәмбе

2014 елның 24 мартында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы Россиядә Президент Указы нигезендә гамәлгә кертелә.

2017 елның 25 февралендә, Чирмешәндә, физкультура-сәламәтләндерү комплексында өлкән буын ГТО нормалары тапшырды.

Иң элек спорт белән даими шөгыльләнүче оешмалар - "Чирмешән" физкультура-сәламәтләндерү комплексы, боз сарае, балалар спорт мәктәбе, шулай ук  пенсия фонды, район үзәк больницасы, ветеринария хезмәте ГТО нормалары таушырырга килде.

ГТО нормалары тапшырырга теләүче оешмалар Чирмешән авылы, Техническая урамы, 26 адресы буенча Галеева О.Н. мөрәҗәгать итә алалар.

Сездән заявкалар көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International