26 февраль көнне "Чирмешән" физкультура-сәламәтләндерү комплексы спорт залында уктан ату буенча район беренчелегенә ярышлар узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Рәсим Вафин беренче булды, мөмкин булган 600 очко урынына 554не җыйды. 2 урында - Фәйрүзә Гатина (448 очко), 3 урында - Ләйсән Миһманова (445 очко). Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр һәм Дипломнар тапшырылды.