25 февральдә Казан шәһәрендә узган "Светозарная Казань" I Халыкара пианиночылар конкурсында балалар сәнгать мәктәбенең яшь пианистлары да актив катнашты. Юрина Екатерина Владимировнаның укучылары Диләрә Шәйдуллина һәм Таңсылу Галәүтдиновалар III дәрәҗә Лауреатлар булдылар, сертификат һәм "Вива мьюзик" халыкара конкурсына чакыру алдылар. Иляева Наталья Васильевнаның укучылары Пешкова Ольга һәм Алинә Шамгуновалар Дипломант исеменә ия булдылар. Бәйгедә илнең төрле шәһәрләреннән 90лап укучы катнашты.