Чирмешәндә яшәүче Галиева Оркыя Кыям кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Оркыя Кыям кызын юбилее белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиевлар килде.
Миләүшә Батыршина юбилярга РФ Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын һәм бүләген тапшырып сәламәтлектә озын гомер итүен теләде. Оркыя Кыям кызы да үз чиратында зур рәхмәтләрен ирештерде.
Оркыя Кыям кызы озак еллар район мәктәпләрендә татар теле укыткан. 1974 елда РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән "РСФСРның атказанган укытучысы" исеме бирелгән.