Бүген, 2017 елның 6 мартында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә бүләкләүләрдән башланып китте.
Атналык киңәшмә барышында район полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев, финанс һәм бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Эдуард Андреев, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхәт Фәттахов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең селекция эше хезмәте начальнигы Рәсих Шәфыйков чыгыш ясады, райондагы яңалыклар белән таныштырдылар.