Бүләкләү

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

1. Татарстан Республикасында һәйкәлләр тарихын һәм мәдәниятын торгызу Республика Фондына керткән өлешләре өчен "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы баш редакторы Гомәров Кадыйр Шакир улы, мемориаль үзәк директоры Захарова Валентине Витальевна,  район үзәк больницасы баш врачы Мирзин Рөстәм Тәлгать улы,  үзәк  китапханә директоры Минхәерова Рузилә Рәхмәтулла кызы, "Изге йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү  үзәге директоры Морадыймова Фирдәүс Мәсхүт кызы Татарстан Республикасында һәйкәлләр тарихын һәм мәдәниятын торгызу Республика Фонды Попечительлек рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

2. Районның социаль-иктисади үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район авыл хуҗалыгы азык-төлек идарәсе начальнигы Гатин Мирзаһит Закир улы Район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

3. Герцег-Нови шәһәрендә (Черногория) узган «Viva Music» XII Халыкара конкурс-фестивальдә уңышлы чыгыш ясаган өчен район балалар сәнгать мәктәбенең 5 класс укучысы һәм аның укытучысы Гыйльфанова Альбина Николаевна район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International