Чирмешәннең "Әкият" балалар бакчасында «Образовательная деятельность в соответствии с ФГОС в ДОУ» темасына тәрбиячеләрнең район семинары узды. Чарада 25 балалар бакчасыннан 30 тәрбияче катнашты.
Балалар бакчасы мөдире Әхмәтҗанова З.Ш. бакчадагы эш барышы белән таныштырды. Тәрбиячеләр төрле төркемнәрдә дәресләр күрсәттеләр, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Чарада катнашучылар түгәрәк өстәлдә актив катнаштылар, караган дәресләрен анализладылар, хезмәттәшләренә киңәшләрен бирделәр.