2017 елның 5 мартында Лашман урта мәктәбе базасында 11 класс укучылары бердәм дәүләт имтиханы формасында математикадан (профиль дәрәҗәсендә) имтихан биреп карадылар.
Имтиханда 63 укучы катнашты, алар белән биш аудиториядә 9 оештыручы шөгыльләнде. Имтихан 235 минут барды. Билгеләнгән иң түбән (проходной) балл - 27.