"Йөрәгемне балаларга бирәм" өстәмә белем бирү педагогы республика һөнәри осталык конкурсының төбәк этабында өченче урын

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

1 мартта  Аксубай районында "Йөрәгемне балаларга бирәм" өстәмә белем бирү педагогы республика һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы узды. Бәйгедә "Авиамоделизм" түгәрәге җитәкчесе Билалов Фаиз Тәүфыйк улы да катнашты. Ул Әлки, Спас, Лаеш, Алексеевск, Яңа Чишмә, Чистай, Аксубай, Балык Бистәсе районнарыннан килгән хезмәттәшләре белән көч сынашты. Конкурста Фаиз Билалов өченче урын алды. Ул Казанда узачак финал ярышларында Чирмешән районы данын яклаячак. Финалда җиңүен көтеп калабыз!

"Мәктәптән тыш эшләр үзәге" 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International