Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Сөйкемле хатын-кызларыбыз!

Язның тәүге бәйрәме 8 Март - Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан  йөрәктән чыккан кайнар котлауларны кабул итегез!

Сез тормышыбызга яктылык һәм шатлык, ягымлылык һәм тынычлык алып киләсез.  Сез һәрвакыт безнең көчебезгә ышанырга ярдәм итәсез. Сез  -оптимизм һәәм дәрт чыганагы.  Сезнең матурлыгыгыз, мәхәббәтегез, яхшылыгыгыз, йөрәк җылыгыз белән тирә-юнь  тагын да матурлына, изгелек арта.

Бүгенге хатын-кыз үзен бөтен өлкәдә дә ышанычлы тота, зур уңышларга ирешә, шул ук вакытта гаилә җылысын сакларга да онытмый.

Һәрвакыт матур, шат булыгыз, үзегезгә ышанычыгызны югалтмагаз. Гаиләләрегездә  тынычлык һәм бәхет хөкем сөрсен! Бәхетле булыгыз!

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International