Чирмешәннең Яшь гвардиячеләре "Ландыш" балалар бакчасында чара уздырдылар

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Балаларның бакчадагы тормышын кызыклы, мавыктыргыч уеннардан башка күз алдына да китереп булмый.

2017 елның 7 мартында районның яшь гвардиячеләре "Ландыш" балалар бакчасында сабыйлар белән чара уздырды.  Алар күңелле зарядка уздырдылар, балалар белән төрле күңелле уеннар уйнадылар, бию хәрәкәтләре дә өйрәнделәр. Кунаклар балаларга буягыч-альбомнар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International