Кара Чишмә авылыннан Саимә Шакир кызы Җиһаншина бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2017 елның 10 марты, җомга

Кара Чишмә авылыннан Саимә Шакир кызы Җиһаншина бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилейга балалары, оныклары, оныкчыклары һәм туганнары җыелган.

Саимә Шакир кызын юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Рәмзия  Долгополова, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков килде. Рәмзия Долгополова юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар җиткереп, саулыкта гомер итүен тәләде һәм бүләк тапшырды.

Саимә Шакир кызына башка яшьтәшләре кебек үк Бөек Ватан сугышы елларында урман кисәргә, торбалар салу өчен канаулар казырга туры килә. Сугыштан соң колхозда хезмәт куя, җәйләрен чөгендер эшкәртә.  Ире Мәхмүт Җиһаншин белән 5 бала тәрбияләп  үстерәләр, кызганыч, 1971 елда ул үлеп киткәч тормыш авырлыгын ялгызы тарта.

Бүген Саимә әби ялгызы гомер итә, авылдагы кызы хәл белергә еш килә, ә бәйрәм, ялларда төп йортка кунаклар күп җыела. Әбинең 14 оныгы, 23 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International