Бүген, 2017 елның 20 мартында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Атналык киңәшмә барышында район полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев, финанс һәм бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин, "Юбилейный" боз сарае директоры Риф Зарипов, район газ хезмәте начальнигы Анатолий Федоровский, Яшьләрнең ял итү үзәге директоры Ирина Суворова, янгын часте начальнигы Фәрит Яруллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин, хәрби комиссар Дмитрий Палаткин, район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Илһам Галимов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Эдуард Андреев, Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Юрий Уламасов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең селекция эше хезмәте начальнигы Расих Шәфыйков чыгыш ясады, райондагы яңалыклар белән таныштырдылар. Василий Мошков, Илнар Минһаҗев, Мирзаһит Гатиннар шәхси сектордан сөт сату турында сөйләделәр.