19 мартта Казан шәһәрендә узган IX Халыкара халык иҗаты конкурсына Татарстанның төрле районнарыннан, Үзбәкстаннан 30 эш тәкъдим ителде. Конкурска үзләренең эшләрен тапшырган балалар сәнгать мәктәбенең декоратив-гамәли бүлеге укчылары Екатерина Меркулова һәм Инзилә Галимовалар (укытучылары Елена Юрина) үз яшь категориясендә икенче дәрәҗә Лауреатлар булдылар. Котлыйбыз!