"Матурлык җырчысы - Галимҗан Ибраһимов"

2017 елның 21 марты, сишәмбе

"Ачык китап" исемле әдәбият сөючеләр клубының чираттагы утырышы үтте. Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 елга багышланган, "Матурлык җырчысы - Галимҗан Ибраһимов" дип исемләнгән әдәби кичәдә катнашучыларны, китапханәче анын тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Кичә барышында, табигать күренешләрен тасвирлаган "Алмачуар", "Яз башы" кебек әсәрләре турында әңгәмә үткәрелде. Галимҗан Ибраһимов табигатьнең күркәмлеген, аның белән тыгыз бәйләнештә торган адәм баласы-кешенең аңа мөнәсәбәтен ачык чагылдырганы , табигать тасвирлау аша үзенең геройларының туган илгә мәхәббәтен, аның матурлыгына соклануы турында фикерләр әйтелде. Кичәдә катнашучылар язучының иҗаты яктыртылган күргәзмә белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International