Бүген бөтен дөньяда Хезмәт куркынычсызлыгы көнен билгеләп үтәләр.
Беренче тапкыр бу бәйрәм 2003 елда үткәреләгән. Халыкара хезмәт оешмасы дөнья җәмәгатьчелегенең проблема зурлыгына игътибар итүе өчен һәм эш урыннарында үлемнәр санын киметү максаты белән 28 апрель көнен Бөтендөнья Хезмәт куркынычсызлыгы көне итеп билгеләде.
Әлеге көнне билгеләп үтү идеясе Америка һәм Канада эшчеләре тарафыннан 1989 елда үткәрелгән Вафат булган хезмәткәрләрне искә алу көненнән башлангыч алган. Бүген 100дән артык илдә Хезмәт куркынычсызлыгы проблемаларына игътибар юнәлтү максаты белән шактый күп чаралар үткәрелә. Гадәттә алар урынлы хөкүмәт, профсоюз оешмалары һәм хезмәт куркынычслызыгы өлкәсе белгечләре тарафыннан оештырыла.