20 апрельдә балалар сәнгать мәктәбенең концертлар залында Чирмешәннең 285 еллыгына багышланган "Туган як җәүһәрләре" халык иҗаты район фестиваленең беренче көне узды. Бу көнне Кармыш, Иске Үтәмеш, Мордва Афонькәсе, Иске Котыш, Ивашкино, Югары Кәминкә авыл җирлекләре үзешчәннәре, шулай ук Чирмешән лицее, кадет мәктәп-интернаты, икенче Чирмешән мәктәбе, "Әкият", "Ромашка", "Чишмәкәй", өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты һәм район мәдәният йорты коллкетивлары чыгыш ясады. Тамашачыларга иң яхшы 48 концерт номеры тәкъдим ителде. Кармыш авыл мәдәният йорты - өченче дәрәҗә, Иске Үтәмеш авыл мәдәният йорты икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. Мордва Афонькәсе һәм Иске Котыш авыл мәдәният йортларына яхшы чыгышлары өчен диплом тапшырылды. Чирмешән лицее, кадет мәктәп-интернаты һәм икенче Чирмешән мәктәпләре дә шундый диплом ияләре булдылар.