Лашман авылыннан Нургатина Гандәлип Шири кызы 95 яшьлек юбилее уңаенннан Россия Президенты исеменнән дә котлау алды.
Гандәлип Шири кызын юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Лашман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сания Гыйльмановалар котлады.
Рәмзия Долгополова Гандәлип Шири кызына РФ Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар җиткерде, истәлек бүләге тапшырды һәм сәламәтлектә озак еллар яшәвен теләде.
Гандәлип әбинең яшлеге авыр елларга туры килә, 4 классны тәмамлагач колхозда эшли башлый.
Ул 1941 елда Вафа Нургатинга тормышка чыга, тик бәхетле көннәре генә озак булмый. Барлык ир-егетләрне сугышка алалар, тормыш йөге тулысы белән хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшә. Гандәлипне колхозга бригадир итеп билгелиләр, шул ук вакытта берничә кыз белән хәрби әзерлек курслары узалар, автомат сүтеп җыярга, атарга, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәләр.
Ире Вафа яраланып госпитальдә ята, аңа немецларда пленда да булырга туры килә. Контузия алган Вафа җиңү яулап туган авылына, хатыны янына кайта. Сугыштан соңгы авыр еллар, бер-бер артлы дүрт балалары туа.
1956 елда ире үлә һәм балаларны тәрбияләү тулысы белән Гандәлип җилкәсенә төшә. Авырлыкларга карамыйча ул кешелекле, сабыр, киң күңелле, тырыш булып кала, балаларында да шул сыйфатларны тәрбияли.
Бүген Гандәлип әби 11 оныгының һәм 14 оныкчыгының яраткан әбисе.