Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, пенсия фонды идарәсенең Чирмешән районындагы әйдәүче белгеч-эксперты Сания Бари кызы Моратова муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм Социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме уңаеннан, Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты хезмәткәре Любовь Тихоновна Андреевага, Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 42нче бүлекчәсенең Социаль эш буенча белгече Ландыш Габдрахман кызы Рафиковага, “Изге йөрәк“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү белгече Вера Викторовна Тарасовага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.