ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

1 апрельдән 30 апрельгә кадәр балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында "Татарстан -минем туган ягым!" исемле рәсем конкурсы игълан ителде. Бәйгегә 5-16 яшьлек балалар чакырыла. Катнашучыларга рәсем ясарга, (эшнең исеме, фамилия, исем, атасының исеме, яше языла)  һәм директорга сәхифәгә җибәрергә кирәк https://www.instagram.com/dsicheremru/ - ЭЛ.почта dsicheremru@mail.ru яки 89274912734 номеры буенча ватсапка да җибәрергә була.

Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары педагогик осталыкның төрле конкурсларында актив катнашалар. Федотова Рәмзия Фәрит кызы «Профессиональ мониторинг» Бөтенроссия педагогик конкурсында җиңүче булды, Григорьева Наталья Ивановна «Тәрбияченең иң яхшы проекты» Халыкара конкурсында җиңүчесе, ул «Фольклор сәнгатен укытуның башлангыч этабында эшне оештыру» проектын тәкъдим итте. Гыйльфанова Альбина Николаевна музыкаль конкурсларга призерлар әзерләгән өчен грамоталар белән бүләкләнде.

Гильфанова Альбина Николаевнаның укучылары музыка теориясе буенча халыкара дистанцион конкурсларда катнаштылар һәм Шәйдуллина Диләрә - «Музыкаль шкатулка» бәйгесендә 1 дәрәҗә Дипломант, Назырова Зәринә - "Музыкаль калейдоскоп" конкурсында 2 дәрәҗә Дипломант , Шәрифуллин Риназ - "Музыкаль ребус" бәйгесендә беренче урын яулаганнар.

Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Федотова Рәмзия Фәрит кызы «Мин-педагог» дистанцион Бөтенроссия конкурсына методик эш материалларын тәкъдим итте һәм 3 дәрәҗә дипломант булды.

Пенсия фонды кредит оешмасы аша пенсия алучы гражданнарга пенсияләрне вакытыннан алда түләячәк.


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Чирмешән үзәк китапханәсе хезмәткәрләре битлекләр тегәләр.

Хөрмәтле чирмешәнлеләр, килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, туган як тарихы музее вакытлыча ябык, шуңа күрә без kraevedcherem инстаграммда онлайн экскурсияләр ачабыз.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган конкурс.

Ана (гаилә) капиталын алмаштырырга кирәкми.

Пенсия фонды "Татарстан Почтасы" аша түләүләр алучы гражданнарга пенсияләрне вакытыннан алда түләячәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International