Халыкара туган тел көне.
Район мәдәният учреждениеләре бәйрәм чаралары үткәрделәр.
21 февраль-Халыкара туган тел көне.
Урманасты Үтәмеш мәдәният йортында «Балалар фольклоры илләре» дип исемләнгән әдәби-танып-белү сәяхәте үткәрелде. Әлеге чараның максаты – балаларга халык мәдәниятенә, туган телгә карата мәхәббәт һәм кызыксыну хисе тәрбияләү.
Лагерка авыл клубы барлык теләүчеләрне "Из старины далекой" фольклор сәгатенә чакырды. Чара кунакларына һәм тамашачыларга чуаш халкының борынгы көнкүреше һәм милли ашлары күргәзмәсе тәкъдим ителде.