Чаңгы ярышында 200 дән артык кеше катнашты. Нурлат шәһәреннән, Самара өлкәсеннән, Шенталы, Исаклов, Чаллы-Вершинадан да кунаклар килгән иде.
Ярыш призерларына спорт бүлегенең грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
«Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүче, 2016 елда туган иң яшь катнашучы Сәлахов Айнур истәлекле бүләккә һәм грамотага ия булды.


