"Ел тәрбиячесе-2022" республика конкурсының зона этабы

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

18 февраль көнне Чирмешәннең  «Ромашка» балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2022" республика конкурсының зона этабы узды. Конкурста Алексеевск, Әлки, Спас, Нурлат һәм Чирмешән районнарыннан 9 тәрбияче катнашты. Безнең районны «Әкият " балалар бакчасы музыка җитәкчесе Кәримова Илзирә Ирек кызы тәкъдим итте.

Һөнәри осталык конкурсы ике биремнән торды: балалар белән педагогик чара һәм «Минем педагогик табышым» дигән конкурс сынавы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International