Балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышлап "Россия горурлыгы һәм даны!" дип исемләнгән концерт узды. Хореография, фольклор һәм халык уен кораллары бүлекләре укучылары үзләренең әтиләрен һәм бабайларын матур чыгышлары белән котладылар.
