«Ровесник» яңа яшүсмерләр клубы ачылышында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Кондратьева Алла Андреевна «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» дәүләт программасының «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» подпрограммасы кысаларында яшь гаиләгә торак сатып алу яки индивидуаль торак төзү өчен социаль түләү алу хокукы турында таныклык тапшырды. Аларга 460 мең сум күләмендә түләүсез ярдәм күрсәтелә. Бу акчаларны торак төзү яки сатып алу өчен файдаланырга мөмкин.
Әлеге программада катнашырга теләгән яшь гаиләләр район башкарма комитетының торак сәясәте бүлегендә тулы мәгълүмат ала алалар.