Балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары «Кама мозаикасы» XV Республика фестиваль-конкурсында җиңү яуладылар

2022 елның 26 феврале, шимбә

I дәрәҗә лауреат дипломы белән Галәветдинов Мансур (укытучысы Сәлахова Гүзәлия Салих кызы) бүләкләнде. II дәрәҗә лауреат дипломы белән Гиниятуллин Зөфәр (укытучысы Юрий Григорьевич) бүләкләнде. III дәрәҗә лауреат дипломнары белән Лотфуллин Рамазан (укытучылар Сәлахова Гүзәлия Салих кызы) һәм Хадисов Ризван (укытучы Гильфанова Альбина Николаевна) бүләкләнделәр. Укучыларыбызны һәм укытучыларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз. Киләчәктә дә шулай ук зур уңышларга ирешүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International