Түбән Кармалка мәдәният йортының "Забавушка" вокаль ансамбле Елена Дунаева исемендәге "Менделеевские родники" рус җырының 5 нче региональ фестиваль-конкурсында катнашкан өчен 2 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
5 нче региональ фестивальнең максаты - сәләтле халык җырларын башкаручыларны ачыклау. Үзешчән коллективларның репертуарын баету һәм башкару осталыгын арттыру, музыкаль иҗатны популярлаштыру, рус милли мәдәнияты нигезендә дуслыкны ныгыту, катнашучылар арасында иҗади элемтәләрне җайга салу.