Масленицаны Иске Элмәле һәм Иске Котыш авылы каршы алды

2022 елның 4 марты, җомга

Быел масленица атналыгы 28 нче февраль, дүшәмбе көнне башланды.

Ул 6 март - якшәмбе көнне тәмамлана. Чиста дүшәмбе 7 нче март көнне башлана.

     Гадәт буенча, Масленица бер атна дәвам итә. Һәр көннең үз исемнәре һәм гореф-гадәтләре бар, алар берьюлы катгый рәвештә үтәләләр. Бүгенге көндә бәйрәмгә мөнәсәбәт бераз башкача, ләкин күпләр әле дә ата-бабаларының гореф- гадәтләрен хөрмәт итәргә тырышалар.

Дүшәмбе Масленицаның беренче көне булуына карамастан, бәйрәмгә әзерлек якшәмбе көнне башлана.      Гадәт буенча масленица атналыгы авыл мәдәният йортларында башланды.      Балалар белән , "Масленица килде" викторинасын Иске Котыш авылы хезмәткәрләре китапханә белән берлектә оештырдылар. Балаларга Масленицаның килеп чыгышын һәм ничек үткерелүе турында сөйләделәр, балаларга кызыклы һәм эчтәлекле мәгълүмат бирделәр.   Иске Элмәле Мәдәният йортында "Киң Масленица" уен программасы үткәрелде, балаларга атнаның һәр көненең, гореф-гадәтләрен һәм символларын, ни өчен Масленица кыймагы алтын кояш символын хәтерләтү турында сөйләделәр. Бәйрәмдә уеннар, ярышлар үткәрелдә, бәйрәмнең азагы түгәрәк бию белән тәмамланды.     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International