Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2022 елның 4 марты 18 сәгатьтән 6 март 10 сәгатҗкә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2022 елның 5 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә томан;
- күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараю белән буран, төнлә һәм көндез бозлавык;
- иртән һәм көндез секундына 17-22 метр тизлектә көчле җил, көчле кар, юеш кар явуы көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 6 мартында төнлә һәм иртән урыны белән көчле җил, урыны белән 17-22 м/с, буран.