Түбән Кәминкә мәдәният йортында, "Ак Калфак" фольклор төркеме эшчәнлеге алып барыла.
"Ак калфак" халык төркеме үз эшчәнлеген 2018-нче елда МБУ “Түбән Кәминкә”мәдәният йортында башлап җибәрде. Ансамбльнең төп максаты - халык гореф-гадәтләрен саклап калу һәм аларны яшь буынга күчерү.
Төркем узенең репертуарың гел төрләңдереп тора. Ансамбльнең репетициясе атнага ике тапкыр үткәрелсә, бәйрәмнәргә әзерлек барганда көндә җыелалар. Репетициядән буш вакытларында ансамбль осталары бәйлә үһәм чигү эшләре белән шөгелләнәләр, алар балаларга һәм яшьләргә дә өйрәтәләр, алар өчен кызыклы мастер-класслар үткәрәләр.
Ансамбльнең җитәкчесе Замалетдинова Ләйсән Хөсәен кызы, “Түбән Кәминкә”мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе. Аның авыр хезмәте һәм катнашучылар белән даими эшләве аркасында коллектив яшь буын арасында халык сәнгатен пропагандалауда зур уңышларга ирешә.
Ансамбль 5 ел дәверендә төрле региональ, шәһәрара, төбәкара ярышларда һәм фестивальләрдә еш катнашып дәрәҗәле урыннар яулады.