5 март көнне, Светлогорск авыл клубында "Ах, широкая ты, Масленица" дип исемләнгән чара узды. Бәйрәмдә кышны озату темасына җырлар, табышмаклар, әйтемнәр яңгырады. Бәйрәмнең төп атрибуты - Масленица курчагы һәм коймак - күңел ачу һәм шатлык атмосферасы тудыру.
6 март көнне Ивашкино авыл мәдәният йортында тамаша иртән үк башланды. Биредә капчык киеп йөгерү дә, «әтәчләр сугышы» да, ике катнашучы бүрәнәдә басып, бер-берсен мендәр белән сугу, «кышкы балык тоту» конкурсы, гер күтәрү һәм башка уеннар булды. «Мерчен» халык фольклор коллективы яз һәм Масленица турындагы җырларны башкарды. Бәйрәм кайнар коймак һәм хуш исле чәйсез узмады, алар белән барлык кунакларны сыйладылар, шулай ук тәмле коймак әзерләү буенча мастер - класс үткәрделәр.
Яңа Элмәле мәдәният йортында иске рус традициясе буенча "Май чабу" бәйрәме узды. Күңелле мәзәкләр сөйләнде һәм халык уеннары уйнадылар чанада шудылар, мендәр сугышы, аркан тарту да булды. Традиция буенча, карачкы яндырылды. Барысын да коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар .