Чирмешән авылында Май чабу бәйрәме

2022 елның 6 марты, якшәмбе

6 нче март көнне Чирмешән районында Кәрван-Сарай, ярминкә мәйданында Масленица бәйрәме уздыралды. Масленица халык ышанычлары буенча иң күңелле һәм бик шау-шу куптарган халык бәйрәме. Масленицада беренче эш итеп һәр кешенең Кышны куып, табигатҗне уятырга ярдәм итү бурычы тора. Күп тамашачыларны җыйган бәйрәм күңелле музыка белән башланып китте. Мәйданда шашлык, камыр ризыклары, коймак һәм пироглар белән сәүдә рәтләре эшләп торды.

Бәйрәмне вокаль ансамбльләр чыгышы бизәде. Соңыннан барасы да тәмлә һәм купшы коймак белән сыйландылар. Чирмешән авылында Масленица бәйрәме бик күңелле үтте. Район халкы һәм килгән кунаклар өчен халык күңел ачу чарасын район мәдәният йортының иҗат хезмәткәрләре оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International