12 март көнне Лашман урта мәктәбе бассейнында укучылар арасында йөзү буенча район беренчелеге үткәрелде

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Ярышларда 11 мәктәптән 100дән артык йөзүче катнашты. Кызлар һәм егетләр 50 метрга ирекле стиль белән, аркада  һәм брасс белән йөзүдә, өч яшь төркемендә көч сынаштылар.

Ярышларда Лашман урта мәктәбе, Чирмешән мәктәбе, 1 нче Чирмешән урта мәктәбе, 2 нче Чирмешән мәктәбе укучылары җиңү яулады.

Җиңүчеләргә һәм призерларга  район мәгариф бүлеге дипломнары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International