Капиталь ремонттан соң Чирмешәннең үзәк мәчете үз эшен башлап җибәрде

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Мәчетне ачарга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Ул башкарылган эшләргә югары бәя бирде.

Ремонтның зур өлеше мәчетнең цоколь катына туры килде. Биредә стеналар, идәннәр тигезләнгән, тәрәзәләр алыштырылган, электр челтәре, су һәм канализация системалары яңартылган. Ашханә, уку бүлмәсе, санузеллар җиһазландырылды, идән җылытылды, җиһазлар сатып алынды. Керү төркеме киңрәк һәм уңайлырак булды. Бинаның фундаментына гидро һәм җылылык изоляциясе ясадылар. Төп залларда да яңартулар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International