Юбилярларга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин исеменнән бүләк тапшырдылар.
Утыз Имән авылыннан Кыямова Рәисә Кыям кызы, Кара Чишмә авылыннан Җиһаншина Саимә Шакир кызы, Югары Кәминкә авылыннан Атакаева Газилә Мингалим кызы, Чирмешән авылыннан Галеева Уркия Кыям кызы 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте.
Иске Үтәмеш авылыннан Зәйнуллин Әсхәт Нәбиулла улы, Кара Чишмә авылыннан Илалова Наилә Галим кызы, Лашман авылыннан Кашапов Минмагсум Кашап улы, Иске Үтәмеш авылыннан Әхсанова Зөлхия Мингалим кызы, Бәркәтә авылыннан Минхәерова Нәкыйбә Хөҗҗәт кызы, Шешминка авылыннан Наумов Иван Григорьевич,Түбән Кәминкә авылыннан Шаһиева Мөзәянә Ярулла кызы, Кармыштан Шарапов Шәфигулла Шәрифулла улына 90 яшь тулды.