Конференциядә Татарстан һәм Удмуртия мәгариф учреждениеләреннән 5-11 сыйныфлар катнашты. Конференциядә катнашучылар биологик төрлелек, авыл хуҗалыгы культураларының продуктивлылыгын арттыру шартлары, әйләнә-тирәлекнең пычрану проблемалары һәм аларны чишү юллары, кеше саулыгының торышына факторларның йогынтысы турында фикер алыштылар.
Чирмешән лицееннан 9а сыйныф укучысы Мотыйгуллина Аида (биология һәм химия укытучысы Гинванова Д.Г.) «Бал сыйфатын тикшерү» темасына тикшеренү эше белән катнашты һәм 2 урынны алды.